Чәчкәләрнең өзсәң соңгысын,
Соң булса да биргәч уң булсын.
Назларыңнан сискәнеп китәм,
Бу дөньяда сөю бар микән?
Серләреңне миннән яшермә,
Юк-барларга борчылып йөрмә.
Мәхаббәттә янмый кем генә,
Җан сөйгәнем, иркәм, син генә.
Булмый икән яшәп бер килеш,
Көю белән бәхетне бүлеп.
Яшик бергә елмаеп-көлеп,
Мәхаббәтнең кадерен белеп.
Серләреңне миннән яшермә,
Юк-барларга борчылып йөрмә.
Мәхаббәттә янмый кем генә,
Җан сөйгәнем, иркәм, син генә.
Парларда шикләр тумасын,
Көнләшүләр бер дә булмасын.
Мин һәрвакыт синең яныңда,
Яратам бит тагын, тагын да.
Серләреңне миннән яшермә,
Юк-барларга борчылып йөрмә.
Мәхаббәттә янмый кем генә,
Җан сөйгәнем, иркәм, син генә.
Мәхаббәттә янмый кем генә,
Җан сөйгәнем, иркәм, син генә…
Җан сөйгәнем, иркәм, син генә…
