Киләсе көзләрне тик синең белән
Килә минем каршы аласым.
Тезләреңә үрелеп, җаныңда
Минем мәңгегә килә каласым.
Йөрәгемнең йозакларын ачып
Килә җаныңда минем каласым.
Үз-үземә ышангандай сиңа
Бик тә килә минем ышанасым.
Йөрәктәге ярсу җилләрне
Тик син генә юк итә аласың.
Синнән ерак булган чакларда да
Уйларыңда килә буласым.
Йөрәгемнең йозакларын ачып
Килә җаныңда минем каласым.
Үз-үземә ышангандай сиңа
Бик тә килә минем ышанасым.
Синең белән бергә җитәкләшеп
Тормыш юлын килә узасым.
Әйтерсең лә син җир йөзенә
Бары минем өчен тугансың.
Йөрәгемнең йозакларын ачып
Килә җаныңда минем каласым.
Үз-үземә ышангандай сиңа
Бик тә килә минем ышанасым.
Бик тә килә минем ышанасым…
