Эх, дускаем

Әй, дускаем, белче шуны —
Зарлы күңел — ул борчулы.
Авыр чакта сабыр булып
Көйләү кирәк тормышыңны.

Әй, дускаем, шуны аңла —
Вакытлыча монда бар да.
Булмый калмас кайгылар да,
Күңелеңә авыр алма.

Теләр идем һәрчак синең
Шат күңелле булганыңны.
Матур итеп яшим дисәң
Тәртипкә сал уйларыңны.

Алга куйган максат барда
Ярты юлда туктап калма.
Өмет белән яшә җирдә —
Яхшы булыр диеп бар да.

Көне җитми белеп булмый
Ни күрсәтер тормыш алда.
Җиңү яула көчең барда,
Уңыш юлдаш тырышларга.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »