Турыбыздагы сукмаклар
Тарайды, син йөрмәгәч.
Гөлем чәчәк атты, сулды,
Сулдылар, син күрмәгәч.
Тәрәзәмдә көлтә-көлтә
Таң нуры уйный иде.
Син минем җырым идең бит,
Күземнең нуры идең.
Яңгырдан соң яшәргәндәй
Бөтен дөнья, табигать,
Яшәрткән идең күңелне,
Сердәш идең, ахирәт.
Ут булдың да су булдың, һай,
Мәхәббәтем күгендә.
Җырланмаган җырым булып
Калдың күңел түрендә.
Бу җыр Вафирә Гыйззәтуллина репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 13/02/2025 - 13:35
«
»