Апа, җизни

Бу дөньяда яшәүләре рәхәт
Яхшы туганнарың булганда.
Апа, җизни, сезгә бик зур рәхмәт
Безне якын итеп торганга.

Бертуганнар булмасак та әле,
Безнең өчен янып торасыз.
Һәрвакытта күчтәнәчләр биреп,
Безне шулай искә аласыз.

Борчуыгыз булса — күрсәтмисез,
Һәрчак ачык сезнең йөзегез.
Рәхмәт сезгә бар(ы)сы өчен, апа,
Җизни белән тигез яшәгез.
Җизни белән тигез яшәгез…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »