Кайларда гына булсак та
Килгәләп тора җайлар,
Килгәләп тора җайлар.
"Юк әле", диеп тормабыз,
Барысын да булдырабыз,
Без әле Толымбайлар.
Эх, без балкып яшибез,
Кояш кебек майский,
Толымбай егетләре лә,
Без бит Толымбайский,
Без бит Толымбайский.
Бер дә аптырап тормаган,
Елга суын эчкән без,
Елга суын эчкән без.
Юкка-барга кызыкмаган,
Беркайчан да курыкмаган,
Атларны да җиккән без.
Эх, без балкып яшибез,
Кояш кебек майский,
Толымбай егетләре лә,
Без бит Толымбайский,
Без бит Толымбайский.
Әнә ул безнең егетләр
Барысын да булдыра,
Барысын да булдыра.
Тимәсен генә күз генә,
Якын-тирәдә бер генә,
Барысын да уздыра.
Эх, без балкып яшибез,
Кояш кебек майский,
Толымбай егетләре лә,
Без бит Толымбайский,
Без бит Толымбайский.
Эх, без балкып яшибез,
Кояш кебек майский,
Толымбай егетләре лә,
Без бит Толымбайский,
Без бит Толымбайский…
Вот так.
/Адав-Толымбай — Татарстанның Буа районындагы авыл/
