Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр.
Кабынды, янды бер чорда
Яшьлекнең саф хисләре.
Сез — минем мәхәббәтемнең
Бердәнбер шаһитләре.
Кайда ул бергә ашкынган,
Бергә шаулаган көннәр?
Минем таныш өянкеләр,
Сезгә баш ияр кемнәр?..
Бу җыр Вафирә Гыйззәтуллина репертуарында бар
«
»