Кыр казы (икенче вариант)

"Кыйгак-кыйгак" — җанкаемны өзә
Ялгыз кыр казының тавышы.
Моң тарата зәңгәр күл өстендә,
Сөйгән ярсыз калу сагышлы,
Сөйгән ярсыз калу сагышлы.

Сагыш җилләрендә тибрәләләр
Яр буенда соңгы камышлар.
Сөйгән ярларны да аерттыра,
Шулай инде кайчак язмышлар.

Япа-ялгыз йөзә су өстендә,
Канатлары төшкән каерылып.
Болыт булып баса күңелләрне
Сөйгән ярдан калу аерылып,
Сөйгән ярдан калу аерылып.

Сагыш җилләрендә тибрәләләр
Яр буенда соңгы камышлар.
Сөйгән ярларны да аерттыра,
Шулай инде кайчак язмышлар.

Тереклекләр белән кире кайта
Сөйгән җирләренә кыр казы.
Салкын кышы булса мәхаббәтнең,
Килер әле аның бер язы,
Килер әле аның бер язы.

Сагыш җилләрендә тибрәләләр
Яр буенда соңгы камышлар.
Сөйгән ярларны да аерттыра,
Шулай инде кайчак язмышлар.
Сагыш җилләрендә тибрәләләр
Яр буенда соңгы камышлар.
Сөйгән ярларны да аерттыра,
Шулай инде кайчак язмышлар.
Сөйгән ярларны да аерттыра,
Шулай инде кайчак язмышлар…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »