Уфа кайда (Уфа көе)

Уфа кайда, Уфа кайда,
Уфа Урал ягында.
Яннарыңа барыр идем
Бик сагынган чагымда.

Уфаның ак суларында
Вак балыклар уенда.
Алма кебек матур кызлар
Үсә Уфа ягында.

Уфа дисең дә карыйсың,
Уфа калды бит инде.
Яратып сөйгән ярымны
Ятлар алды бит инде.

Уфаларга барган чакта
Яшел урманнар үтәм.
Сине дә көтәм, сабыр итәм,
Кирәкми миңа бүтән

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »