Онытырга мине тырышма да,
Онытырга ирек бирмәмен.
Төшләреңә кереп йөдәтермен,
Яратамын, җаным, диярмен.
Онытырга уйлама да мине,
Йөгереп килеп кочып алырмын.
Күкрәгеңә куеп башларымны
Яннарыңда мәңге калырмын.
Онытырмын, вакыт үтәр, димә,
Юлларыңа каршы чыгармын.
Назлы карашыңны юксынсам да,
Сагынуга гына чыдармын.
Онытырга уйлама да мине,
Йөгереп килеп кочып алырмын.
Күкрәгеңә куеп башларымны
Яннарыңда мәңге калырмын.
Онытам, дисәң дә, оныт(а) алмассың
Минем белән узган язларны.
Беркемгә дә сине мин бирмәмен,
Арабызга кертмәмен ятларны.
Онытырга уйлама да мине,
Йөгереп килеп кочып алырмын.
Күкрәгеңә куеп башларымны
Яннарыңда мәңге калырмын.
Онытырга уйлама да мине,
Йөгереп килеп кочып алырмын.
Күкрәгеңә куеп башларымны
Яннарыңда мәңге калырмын…
