Дәү әнием, сине юксынам

Категория: көе сүзләре

Мәңгелеккә киттең арабыздан,
Дәү әнием, сине юксынам.
Иң кадерле, иң кадерле кешем,
Яннарымда хәзер юксынам.

Рәхмәт сиңа, иң кадерле кешем,
Сагынып яшимен сине.
Тик изгелекләр генә кылырга
Өйрәттең син мине.

Дәү әнием, иң кадерле кешем,
Үстердең син мине иркәләп.
Хәзер юк син яннарымда минем,
Мәңгелеккә киттең иртәрәк.

Рәхмәт сиңа, иң кадерле кешем,
Сагынып яшимен сине.
Тик изгелекләр генә кылырга
Өйрәттең син мине.

Дәү әнием, минем җырларым
Дога булып җитсеннәр сиңа.
Әйтеп куйган матур сүзләрең
Яшәвемдә көч бирә миңа.

Рәхмәт сиңа, иң кадерле кешем,
Сагынып яшимен сине.
Тик изгелекләр генә кылырга
Өйрәттең син мине.
Тик изгелекләр генә кылырга
Өйрәттең син мине…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »