Синең тавыш, синең моңнарың

Шул тиклем дә якын сихри моңны
Аерамын мең-мең тавыштан,
Шуңа да мин төнлә юллар табып,
Сиңа киләм алыс алыстан.

Күңелемдә әгәр яши икән
Синең тавыш, синең моңнарың,
Бу дөньяда, юк-юк, адашмамын,
Сиңа гына илтер юлларым.

Шул тиклем дә якын сихри моңны
Аерамын мең-мең тавыштан,
Шуңа да мин төнлә юллар табып,
Сиңа киләм алыс алыстан.

/ Нурислам Яхин (автор хәтирәләреннән): «Синең тавыш, синең моңнарың» … Ерак үткән 1987 елында, Рамил Кол-Дәүләт шигырьләренә илһамланып иҗат иттем бу мәхәббәт җырын. Шул ук елда аны гәҗаеп матур тавышлы искиткеч җырчы, минем белән бергә укыган курсташым, Башкортстанның атказанган артискасы — Рәфисә Әсәдуллина башкарды. /

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »