Истәлекле көн бит бүген,
Яшьләрнең бәхет туе.
Юлдаш итеп мәхаббәтне
Яшәгез гомер буе.
Әйтелгән барлык сүзләрдә
Кабул булсын теләкләр.
Бәхетле тормышлар белән
Ходай сезне бүләкләр.
Усалларга, чит ятларга
Серегезне ачмагыз.
Артка борылып карамый
Алга карап атлагыз.
Әйтелгән барлык сүзләрдә
Кабул булсын теләкләр.
Бәхетле тормышлар белән
Ходай сезне бүләкләр.
/Туй күлмәге ак ефәктән,
Кызлар — гүя аккошлар.
Аклык бит ул, сафлык бит ул,
Яусын, әйдә, алкышлар!
Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек.
Туй күлмәге бер көнлекме? —
Туй күлмәге гомерлек!/
Якты булсын уйларыгыз,
Якты булсын йөзегез.
Нинди кыенлык булса да,
Барысына түзегез.
Әйтелгән барлык сүзләрдә
Кабул булсын теләкләр.
Бәхетле тормышлар белән
Ходай сезне бүләкләр.
Бәхетле тормышлар белән
Ходай сезне бүләкләр…
Ходай сезне бүләкләр…
