Китсәң — озакка китмә (ә)ле,
Синсез өйнең юк яме.
Күңелемә тапмыйм тыңгы,
Чәйләрнең юк бер тәме.
Яратам диеп назла,
Сөюләремә коен.
Синсез башка, бәгырем,
Яшәүләре, әй, кыен.
Тормышымда көтмәгәндә
Өмет нурларын сиптең.
Нурландырып бар дөньяны,
Мине бәхетле иттең.
Яратам диеп назла,
Сөюләремә коен.
Синсез башка, бәгырем,
Яшәүләре, әй, кыен.
Гомер үрләренә, иркәм,
Без җитәкләшеп меник.
Күзләргә күз карашып,
Икәү генә бирешик.
Яратам диеп назла,
Сөюләремә коен.
Синсез башка, бәгырем,
Яшәүләре, әй, кыен.
Бу җыр Ләйлә Галиева, Рөстәм Галиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 23/02/2025 - 15:40
«
»
