Җырым сиңа бүләгем

Категория: көе һәм сүзләре

Мизгелнең матур чагында
Бу дөньяга син туган.
Сине котлап бүген дөнья
Сихри нурга тулган.

Туган көнең белән чын күңелдән
Бүләк итәм шушы җырымны.
Ак бәхетләр, тик шатлыклар
Яктырсыннар барыр юлыңны.

Сиңа карап сокланырлык
Яшәү дәрте үзеңдә.
Бүген бигрәк син матурсың,
Балкый нур күзләреңдә.

Туган көнең белән чын күңелдән
Бүләк итәм шушы җырымны.
Ак бәхетләр, тик шатлыклар
Яктырсыннар барыр юлыңны.

Хәерле гомерләр теләп,
Кочам сине яратып.
Килсен тагын туган көнең,
Күңел кошын сайратып.

Туган көнең белән чын күңелдән
Бүләк итәм шушы җырымны.
Ак бәхетләр, тик шатлыклар
Яктырсыннар барыр юлыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »