Чын дусларыма

Категория: көе һәм сүзләре

Очраштык бүген кире,
Юк бит күптән күрешкән.
Шатлыгым уртаклашып
Туйганчы бер сөйләшкән.

Барыбер дә чын дуслар бар,
Ышанып таянырдай.
Өздереп күңел тулганчы,
Өздереп бер җырлардай.

Дөньяда төрле хәлләр,
Кайгы төшсә башыма —
Түкми-чәчми сөйлимен,
Сөйлимен җан дусыма.

Барыбер дә чын дуслар бар,
Ышанып таянырдай.
Өздереп күңел тулганчы,
Өздереп бер җырлардай.

Җырлармын сезнең өчен,
Мәңге яшә, дусларым.
Сезнең белән үтсә иде
Ходай биргән елларым.

Барыбер дә чын дуслар бар,
Ышанып таянырдай.
Өздереп күңел тулганчы,
Өздереп бер җырлардай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »