Туган йортның син маягы,
Өй алдынның син яме.
Әтиле йорт күркәм бит ул,
Озак яшә әти, яме.
Җәйләр җиткәч җыелабыз
Туган-үскән йортыбызга.
Киңәшләрең өчен рәхмәт,
Утыр, әти, уртабызга.
Бизәк кенә түбәтәең,
Бигрәк килешә үзеңә.
Гомер үтә дип уфтанма,
Карама гомер көзенә.
Җәйләр җиткәч җыелабыз
Туган-үскән йортыбызга.
Киңәшләрең өчен рәхмәт,
Утыр, әти, уртабызга.
Бәгърем өзелә, әтием,
Гафу ит, — кайтабыз сирәк.
Балачактан бирле безгә
Син булдың кыядай терәк.
Җәйләр җиткәч җыелабыз
Туган-үскән йортыбызга.
Киңәшләрең өчен рәхмәт,
Утыр, әти, уртабызга.
Бу җыр Рөстәм Галиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 23/02/2025 - 16:17
«
»
