Син булганда (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Һәр көнне уянып иртән,
Тыңлыйм сандугач моңын.
Ул да сөя, яратадыр,
Каршылый жырлап таңын.

Күңел тулган синең белән,
Атыла, таша ярыннан.
Яшим куанып, бәгърем,
Син дөньяларда барында.

Мин синең белән канатлы,
Күңелем моңнар дөньясы.
Мин синең белән бәхетле,
Матур шуңа да дөньясы.

Күңел тулган синең белән,
Атыла, таша ярыннан.
Яшим куанып, бәгърем,
Син дөньяларда барында.

Гомеребез үтсен бергә,
Дәртле моңга уралып.
Яшик сагынып-сагындырып,
Бер-беребездән җылы алып.

Күңел тулган синең белән,
Атыла, таша ярыннан.
Яшим куанып, бәгърем,
Син дөньяларда барында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »