Җырларымны бүген сезгә җырлыйм,
Бүләк итеп, бәлки, алырсыз.
Яратсагыз, ошатсагыз әгәр —
Күңел түрегезгә салырсыз.
Язмыш кушса — кабат очрашырбыз,
Искә алып шушы елларны.
Киткән булсам инде арагыздан —
Җырларсыз сез минем җырларны.
Җырларымда минем бар булганым,
Тынгы белмәс ярсу йөрәгем.
Күпме сафлык, сагыш араларда
Беләм, дуслар, барын мин үзем.
Язмыш кушса — кабат очрашырбыз,
Искә алып шушы елларны.
Киткән булсам инде арагыздан —
Җырларсыз сез минем җырларны.
Тәңре биргән олы хисләр миңа,
Җыр-моң аша шуны җиткерәм.
Минем барыр тормыш юлларымда
Сез булдыгыз — шуңа сөенәм.
Язмыш кушса — кабат очрашырбыз,
Искә алып шушы елларны.
Киткән булсам инде арагыздан —
Җырларсыз сез минем җырларны.
Язмыш кушса — бәлки, очрашырбыз,
Искә алып шушы елларны.
Киткән булсам инде арагыздан —
Тыңларсыз сез минем җырларны…
Тыңларсыз сез минем җырларны…
