Балачакта, ишек алдында
Үсә иде ак каен.
Кабат кайттым еллар үткәч,
Юк нигезем, юк каен.
Тамчы-тамчы яшьләрем…
Каеным, син нишләдең?
Тәнеңә яра салганда
Нигә мине дәшмәдең, дәшмәдең?
Сукмакларга үлән үскән,
Йорт тирәсе бушаган.
Кемдер кискән каенымны,
Шаулавыннан туктаган.
Тамчы-тамчы яшьләрем…
Каеным, син нишләдең?
Тәнеңә яра салганда
Нигә мине дәшмәдең, дәшмәдең?
Ялгызлык агачы диеп
Кимсетмәгез каенны.
Ак кәүсәле зифа (а)гач,
Бизәсен авылымны.
Тамчы-тамчы яшьләрем,
Тамчы-тамчы яшьләрем…
Каеным, син нишләдең?
Тәнеңә яра салганда
Нигә мине дәшмәдең, дәшмәдең?
Тамчы-тамчы яшьләрем…
Каеным, син нишләдең?
Тәнеңә яра салганда
Нигә мине дәшмәдең, дәшмәдең?..
