Ай нурлары булам

Ай нурлары төшсә тәрәзәңә,
Искә ал син, иркәм, мине дә.
Сихри нурлар кушып хисләремә,
Җырлар язган кеше мин генә.

Ай нурлары булам синең өчен,
Серле итәм синең төннәрең.
Җавап итеп синең мәхаббәткә
Мин дә тугрылык белән түләрмен.

Ай гүзәле Зөһрә кебек син дә,
Көнне төнгә ялгап эшлисең.
Никадәрле авыр булса сиңа,
Шул кадәрле түзеп яшисең.

Ай нурлары булам синең өчен,
Серле итәм синең төннәрең.
Җавап итеп синең мәхаббәткә
Мин дә тугрылык белән түләрмен.

Ай нурлары булып явам җиргә
Синең өчен, синең бәхеткә.
Син ишеткән рәхмәт сүзләре дә
Яшәтерләр сине рәхәттә.

Ай нурлары булам синең өчен,
Серле итәм синең төннәрең.
Җавап итеп синең мәхаббәткә
Мин дә тугрылык белән түләрмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »