Яратам шул, шаккатам

Мөлдерәмә күзләреңә
Гашый булмас кем генә.
Шундый нурлы, якты йөзле
Син генә шул, син генә.
Син генә шул кояш кебек
Җылытасың ерактан.
Мин генә дә түгелдер шул
Башкайларын югалткан.

Күргән саен гашыйк булам,
Менә шуңа шаккатам.
Әнә шулай сине генә
Яратам шул, яратам.
Яратам да шаккатам шул,
Яратам шул, яратам.

Ягымлы да, сөйкемле дә
Ходай сине яраткан.
Сиңа сәлам әйтәм һаман:
Яратам! — дип, яратам.
Сине күргәннәрем саен
Гашыйк булам кабаттан.
Синең өчен гөлләр үсә,
Кошлар сайрый — шаккатам!

Күргән саен гашыйк булам,
Менә шуңа шаккатам.
Әнә шулай сине генә
Яратам шул, яратам.
Күргән саен гашыйк булам,
Менә шуңа шаккатам…
Әнә шулай сине генә
Яратам шул, яратам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »