Язлар җитсә — ямь яшелгә
Күмелә синең ярлар.
Бер ямь өстәп шул ярларга
Очалар карлыгачлар.
Агыйделның буйлары,
Шаулап ага сулары.
Шул якларга, синең янга
Алып бара уйларым.
Шомырт, миләш болынында
Күмелә шау чәчәккә.
Мин ышанам очрашулар
Булыр дип киләчәктә.
Агыйделның буйлары,
Шаулап ага сулары.
Шул якларга, синең янга
Алып бара уйларым.
Агыйделнең буйларына
Һаман ашкына күңел.
Күңелләрнең ашкынуы
Бу бит тикмәгә түгел.
Агыйделның буйлары,
Шаулап ага сулары.
Шул якларга, синең янга
Алып бара уйларым.
Шул якларга, синең янга
Алып бара уйларым…
Алып бара уйларым…
Варианты песни
Бу җыр Илшат Сафин репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 01/03/2025 - 16:30
«
»
