Көмеш күл

Күл өсләрендә томан,
Керсәм — таралыр сыман.
Әй, бу күңел-күңелкәем
Мәхәббәт белән тулган.

Көмеш, көмеш, көмеш күл,
Яр буйлары зәңгәр гөл.
Ничекләр генә аңлатыйм:
Яратам — шуны бел.

Камышлары ни сөйли,
Нинди моңнарны көйли?
Сөюнең ялкын икәнен
Гашыйк булмаган белми.

Көмеш, көмеш, көмеш күл,
Яр буйлары зәңгәр гөл.
Ничекләр генә аңлатыйм:
Яратам — шуны бел.

Әнә аккошлар оча,
Зәңгәр күкләрне коча.
Мәхәббәт ул парлыларга
Бәхет ишеген ача.

Көмеш, көмеш, көмеш күл,
Яр буйлары зәңгәр гөл.
Ничекләр генә аңлатыйм:
Яратам — шуны бел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »