Китмик әле

Категория: көе сүзләре

Язылмаган җырлар шигырьләрдә,
Шигырьләрдә, күңелләрдә әле бетмәгән.
Ходай биргән гомер алда әле, алда әле,
Аерылырга вакыт җитмәгән.

Бер вакытта башны имик әле,
Газраил дә йөрсен читтәрәк.
Әлдермешнең кыю бабаеннан
Китмик әле җирдән иртәрәк.

Ышанмаслык гомер итик әле, итик әле
Күрше-туган, дуслар белән дә.
Яшик әле матур итеп, матур итеп,
Көзен, кышын, язын, җәен дә.

Бер вакытта башны имик әле,
Газраил дә йөрсен читтәрәк.
Әлдермешнең кыю бабаеннан
Китмик әле җирдән иртәрәк.

Киләчәктә Ходай ташламасын, ташламасын,
Бергә булыйк алга таба да.
Очрашырга һаман насыйп булсын, насыйп булсын
Таң атканда, кичкә таба да.

Бер вакытта башны имик әле,
Газраил дә йөрсен читтәрәк.
Әлдермешнең кыю бабаеннан
Китмик әле җирдән иртәрәк.
Әлдермешнең кыю бабаеннан
Китмик әле җирдән иртәрәк…
Китмик әле җирдән иртәрәк…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »