Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр…
Бу тормышта без яшибез яхшыга юрап,
Кайгыларны тырышабыз үтәргә урап.
Тик бер язылган язмышны булмый шул алдап,
Бәлки, яшәргә кирәктер Аллаһтан сорап?
И, Раббым, барыбызга озын гомер бирсәң иде,
Сәламәтлек бирсәң иде…
Иманымны саклап, өметләрне аклап,
Бу дөньяда яшисе килә.
Бәхет шәмнәрен кабызу җиңелдән түгел,
Әле яна, әле сүнә кешедә күңел.
Югалтулар-табышлары аралаш килә,
Кайгының да, шатлыкның да соңгысы, димәк.
И, Раббым, барыбызга озын гомер бирсәң иде,
Сәламәтлек бирсәң иде…
Иманымны саклап, өметләрне аклап,
Бу дөньяда яшисе килә.
Җәннәт капкаларын ача иманлы адәм,
Җирең оҗмах булыр иде, саклансаң, адәм.
Сагышларда сабыр итер, тап син әмәлен.
Шатлыкларда шөкер итер — булсын гамәлең.
И, Раббым, барыбызга озын гомер бирсәң иде,
Сәламәтлек бирсәң иде…
Иманымны саклап, өметләрне аклап,
Бу дөньяда яшисе килә.
