Җөри авылыма

Категория: көе һәм сүзләре

Җөри авылыма, туган авылыма
Кайтам түзә алмагач сагынуыма.
Тәпи чишмәсендә сулар эчәм дә
Рәхәтләнеп ауныйм тауда, чирәмдә.

Кала тавы, Тәпи чишмәсе,
Суларыңны килә эчәсе.
Сагынудан ничек түзәсе,
Урманыңа килә керәсе.

Бер ягыңда биек тауларың,
Бигрәк ямьле инеш буйларың.
Хәтердә бар(ы)сы да, ләкин төш сыман,
Елмая мәңге яшел нарат урман.

Кала тавы, Тәпи чишмәсе,
Суларыңны килә эчәсе.
Сагынудан ничек түзәсе,
Урманыңа килә керәсе.

Хәтердә һаман кышкы бураннар,
Шул бураннарда адашкан чаклар.
Хәтердә һаман язгы ташулар,
Су буйларында яккан учаклар.

Кала тавы, Тәпи чишмәсе,
Суларыңны килә эчәсе.
Сагынудан ничек түзәсе,
Урманыңа килә керәсе.

/Җөри (рус. Зюри) — Татарстанның Мамадыш районындагы керәшен авылы/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »