Кадерле булып яшик

Категория: көе сүзләре

Күңелемдә булган якты хисләр
Моңнар булып туа җанымда.
Ничек инде, ничек җырламыйсың,
Якын дуслар бар да янымда.

Бәхет-шатлык, куанычлар белән
Уздырыйк без матур гомерне.
Яшик әле, яшик әле җирдә
Бер-береңә булып кадерле.

Тыныч булсын илләр, көннәребез,
Дуслык белән җирдә көчле без.
Уртак булган якты тойгылардан
Җырлап торсын дәртле күң(е)лебез.

Бәхет-шатлык, куанычлар белән
Уздырыйк без матур гомерне.
Яшик әле, яшик әле җирдә
Бер-береңә булып кадерле.

Туганнарым булса янәшәдә —
Берни түгел җилләр, давыллар.
Бердәм булсак, бергә-бергә булсак,
Урап узар хәсрәт-кайгылар.

Бәхет-шатлык, куанычлар белән
Уздырыйк без матур гомерне.
Яшик әле, яшик әле җирдә
Бер-береңә булып кадерле.
Яшик әле, яшик әле җирдә
Бер-береңә булып кадерле…
Бер-береңә булып кадерле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »