Без әнинең газизләре,
Тамырлардан бер кан ага.
Аерым яшәсәк тә без бит
Бер анадан туган бала.
Еллар уза, гомер үтә,
Булгалыйдыр төрле чагым.
Шатлык-кайгым бүлешергә,
Ярый син бар, бертуганым.
Тугансыңдыр бу дөньяга
Игелекләр кылыр өчен,
Җаныңны ярып бирергә
Һәрчак әзер торыр өчен.
Еллар уза, гомер үтә,
Булгалыйдыр төрле чагым.
Шатлык-кайгым бүлешергә,
Ярый син бар, бертуганым.
Бер сүзең дә дәва була
Кайчак йөрәк ярасына.
Тормыш йөге җиңелерәк
Син булганда арабызда!
Еллар уза, гомер үтә,
Булгалыйдыр төрле чагым.
Шатлык-кайгым бүлешергә,
Ярый син бар, бертуганым.
Шатлык-кайгым бүлешергә
Син бар, бәгърем, бертуганым…
Карындашым, бертуганым…
