Мин рәхмәтлемен сиңа, сөйгән ярым,
Мәңге сүнмәс кайнар хисләрем.
Һәр көнемне якты нурга төрдең,
Бигрәк якты айлы кичләрем.
Син булганга мин бәхетле бүген,
Сөям синең күз нурыңны.
Кояшыма тиңлим, бәгърем, сине,
Кулларыма алып кулыңны.
Очар канат бирдең иңнәремә,
Сөюләрем артты кабаттан.
Булмас башка беркем минем кебек
Сине болай өзелеп яраткан.
Син булганга мин бәхетле бүген,
Сөям синең күз нурыңны.
Кояшыма тиңлим, бәгърем, сине,
Кулларыма алып кулыңны.
Бәхетле иттең минем гомеремне,
Сүтик бергә тормыш йомгагын.
Сөеп-сөелеп кенә яшик әле,
Сизмик әле гомер узганын.
Син булганга мин бәхетле бүген,
Сөям синең күз нурыңны.
Кояшыма тиңлим, бәгърем, сине,
Кулларыма алып кулыңны.
Кулларыма алып кулыңны…
Варианты песни
