Сабыр булу кавыштыра,
Аера түземсезлек.
Бергә булу бәхет бит ул,
Ялгызлык — бәхетсезлек.
Сайлап алган ярны сөеп
Яшәгез янып-көеп.
Һәрбер көнне каршылагыз
Бергә елмаеп-көлеп.
Язмышка язмыш кушыла,
Насыйп булса күрешү.
Сизмисең дә, белмисең дә,
Җитә бер кат серләшү.
Сайлап алган ярны сөеп
Яшәгез янып-көеп.
Һәрбер көнне каршылагыз
Бергә елмаеп-көлеп.
Яшьлек бит ул үзе бәйрәм,
Шауласын да гөрләсен.
Бәхетеңне каршылый бел,
Читләп уза күрмәсен.
Сайлап алган ярны сөеп
Яшәгез янып-көеп.
Һәрбер көнне каршылагыз
Бергә елмаеп-көлеп.
Сайлап алган ярны сөеп
Яшәгез янып-көеп.
Һәрбер көнне каршылагыз
Бергә елмаеп-көлеп…
Һәрбер көнне каршылагыз
Бергә елмаеп-көлеп…
