Нурлар сибеп балкып яна,
Алар нинди йолдызлар?
Ялкынланып яна шулай
Яшь кызлар, чибәр кызлар.
Ай, кызлар, йолдызлар,
Яныгыз яктырак,
Яныгыз сез,
Чолгагыз сез
Безне көчле ялкынга.
Яныгыз сез,
Чолгагыз сез
Мәхаббәт ялкынына.
Җем-җем итеп күзләр кыса,
Алар нинди йолдызлар?
Уйнап-көлеп үрти шулай
Яшь кызлар, чибәр кызлар.
Ай, кызлар, йолдызлар,
Яныгыз яктырак,
Яныгыз сез,
Чолгагыз сез
Безне көчле ялкынга.
Яныгыз сез,
Чолгагыз сез
Мәхаббәт ялкынына.
Сызылып киткән эз калдыра,
Алар нинди йолдызлар?
Эз калдырып үтә шулай
Яшь кызлар, чибәр кызлар.
Ай, кызлар, йолдызлар,
Яныгыз яктырак,
Яныгыз сез,
Чолгагыз сез
Безне көчле ялкынга.
Яныгыз сез,
Чолгагыз сез
Мәхаббәт ялкынына.
