Сөекле һәм бәхетле булыгыз!

Сигезенче мартка туры килә
Табигать уянган чаклары.
Бар җиһан да бүген тәбрикли күк
Кешелекнең гүзәл затларын.

Сөекле һәм бәхетле булыгыз,
Әй, гүзәл хатын-кызларыбыз!
Яз бәйрәме белән котлап сезне
Яңгырый дәртле җырларыбыз.

Яшәү нуры бүләк иткән өчен
Җанга якын сезнең барыгыз.
Бу катлаулы тормыш юлларында
Шулай гүзәл булып калыгыз!

Сөекле һәм бәхетле булыгыз,
Әй, гүзәл хатын-кызларыбыз!
Яз бәйрәме белән котлап сезне
Яңгырый дәртле җырларыбыз.

Котлар өчен сүзләр җитми сыман,
Әйтеп булмас кебек барысын.
Чын йөрәктән аңлатасым килә
Сезгә хөрмәтемнең олысын.

/речитатив/
Сөекле һәм бәхетле булыгыз,
Әй, гүзәл хатын-кызларыбыз!
Яз бәйрәме белән котлап сезне,
Сезнең өчен яңгырый дәртле җырларыбыз.

Сөекле һәм бәхетле булыгыз,
Әй, гүзәл хатын-кызларыбыз!
Яз бәйрәме белән котлап сезне
Яңгырый дәртле җырларыбыз.
Яңгырый дәртле җырларыбыз…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »