Синеке түгел

Төн, төн буе алмый йокыны күзең, алмый күзең.
Кем, кем хаталардан хаклырак бүген, бүген, бүген.
Ялгызлыктан урап алса,
Сер булып калса —
Сүзеңнән китмә.
Минутлар бер-берен тапса,
Өч адым яса,
Күзләрең яшермә — барысын беләм.
Сагынма, кирәкми,
Кагылма йөрәкне,
Яндырып карадың, карадың:
Синеке түгел, синеке түгел!
Сагынма! Ерак мин,
Җаныма кабат син
Ялынып карадың, карадың:
Синеке түгел, синеке түгел!

Ком, ком белән язганыма ышандым тагын, тагын.
Соң, соң инде, тимә, урында калсын, тимә, калсын.
Ялгызлыктан урап алса,
Сер булып калса —
Сүзеңнән китмә.
Минутлар бер-берен тапса,
Өч адым яса,
Күзләрең яшермә — барысын беләм. О-о-о!
Сагынма, кирәкми,
Кагылма йөрәкне,
Яндырып карадың, карадың:
Синеке түгел, синеке түгел!
Ялгызлыктан урап алса, кил яныма,
Сер булып калса, кил яныма,
Сүзеңнән китмә,
Сүздән китмә, сүздән китмә, җаным…

Сагынма! Ерак мин,
Җаныма кабат син
Ялынып карадың, карадың:
Синеке түгел, синеке түгел!
Синеке түгел, синеке түгел!..
Сагынма! Ерак мин,
Җаныма кабат син
Ялынып карадың, карадың:
Синеке түгел, синеке түгел!
Синеке түгел, синеке түгел!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »