Сүнгән хисләр синең янда кабына,
Онытылган мәхаббәткә табына.
Серле күзләреңә сөеп карыйм да,
Сөям сине, сөйгән саен тагын да..
Тагын да, сагынам тагын да,
Син хәтта янымда булсаң да.
Зур өмет бирдең хыялымның
Сүнгән чагында.
Тусак әгәр без яңадан дөньяга,
Алып китсә язмыш төрле якларга.
Эзләп табып, сине меңнәр яныннан,
Гашыйк булыр идем, бәлки, тагын да…
Тагын да, сагынам тагын да,
Син хәтта янымда булсаң да.
Зур өмет бирдең хыялымның
Сүнгән чагында.
Сагынмаган тоймый сагыш зарын да,
Ләкин белми мәхаббәтнең барын да..
Әле дә ярый, җаным, син бар янымда,
Яшим сиңа булган сөю хакына!
Тагын да, сагынам тагын да,
Син хәтта янымда булсаң да.
Зур өмет бирдең хыялымның
Сүнгән чагында.
