Казаным (икенче вариант)

Казаным, Казаным!
Җир йөзендә синнән
Матуррак шәһәрләр
Күп алар! Мин беләм
Рим, Парижлар данын…
Тик күңелем аларның
Берсенә генә дә
Алыштырмас сине,
И минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Болагың, Болгарың,
Чокырлы юлларың
Тыңлаган Тукайның
Ютәлләп узганын…
Ул бүген бакчада,
Металлга яңгырап,
Киләчәкне күзли —
Бу минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Мәйданда Ильичым
Күзәтә шәһәрнең
Яңгырап, зураеп,
Гел үсә барганын.
Шат яшьлек шәһәре,
Зур юллар шәһәре,
Шат җырлар шәһәре,
И минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Җир йөзендә синнән
Матуррак шәһәрләр
Күп алар! Мин беләм
Рим, Парижлар данын…
Тик күң(е)лем аларның
Берсенә генә дә
Алыштырмас сине,
И минем Казаным!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »