Туган авылым Ибраhим

Кизәк буйлары тирәклек,
Тирәкләрдә сандугач.
Сандугач сайраган чакта
Өзелә бит үзәгем.

Минем туган авылым,
Син бит минем Ибраhим.
Синдә тудым, синдә үстем,
Синдә үтте балачак.

Салкын чишмә буйларында
Үтте Сабан туйлары.
Анда көрәш, уеннары
Бүгенгедәй исемдә.

Минем туган авылым,
Син бит минем Ибраhим.
Синдә тудым, синдә үстем,
Синдә үтте балачак.

Елга буйлары зиреклек,
Тибрәләләр жилләрдә.
Син бит туган авылым
Мәңге минем йөрәктә.

Минем туган авылым,
Син бит минем Ибраhим.
Синдә тудым, синдә үстем,
Синдә үтте балачак.

/ Ибраһим — Башкортстанның Илеш районындагы авыл /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »