Тормыш дәвам итә, яшибез,
Кыен чаклар була — дәшмибез.
Көләр чаклар була, җитдилек
Чабулардан тарта "җитә" дип.
Яшәү бит ул Ходай бүләге,
Кемнәр белә күпме күләмен.
Алда әле күпме еллар бар,
Һәрвакытта кеше булып кал!
Яшәгәндә тормыш бал түгел,
Авыр чаклар була — түз, күңел.
Түзә белгән ала өлешен,
Кемгә — алтын, кемгә — көмешен.
Яшәү бит ул Ходай бүләге,
Кемнәр белә күпме күләмен.
Алда әле күпме еллар бар,
Һәрвакытта кеше булып кал!
Шаяру да ят түгел дә, соң
Әллә ничек читен шикелле.
Кырын карый кырыс абзыйлар,
Аңлашыла сүзсез дә инде.
Яшәү бит ул Ходай бүләге,
Кемнәр белә күпме күләмен.
Алда әле күпме еллар бар,
Һәрвакытта кеше булып кал!
Алда әле күпме еллар бар,
Һәрвакытта кеше булып кал!..
Һәрвакытта кеше булып кал!..
