Умартачы сөйгәнем

Категория: көе сүзләре

Өй артында шомыртым юк,
Юкә белән тал гына.
Минем иркәм умартачы —
Иреннәре бал гына.
Иреннәре бал гына ла,
Ике бите ал гына.

Көн дә кичен килә дә ул
Юкәбезгә сөялә;
Тәрәзәмә карый-карый
Әллә ниләр сөйләнә.
Әллә ниләр сөйләнә лә,
Үзәгем өзгәләнә.

Бик сагынып мин чыгам да
Хәлен беләм иркәмнең.
Чыкмасам да беләм инде
Мине өзелеп көткәнен.
Мине өзелеп көткәнен лә,
Чыккач та бер үпкәнен.

Әмма уңган минем иркәм —
Умартачы һөнәре.
Өзелеп-өзелеп сагынганда
Юк килмәгән көннәре.
Юк килмәгән көннәре лә,
Балдан татлы телләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
« »