ЯШЬЛЕК ТОРА ТАШЫП
Яз кошлары күктә,
Яшьләр язны көтә,
Кояш нуры көләч йөзләрдә.
Яшьлек тора ташып,
Моң агыла шашып,
Сөю хисе кунган күзләргә.
Яшьлек яшьлек инде,—
Гүя алып килде
Сөю тулы назлы язларны.
Су буенда парлар,
Учак ягып алар,
Каршылыйлар киек казларны.
Язлар белән бергә
Кыр казлары килә,
Тик нигә бар ялгыз ак казлар?
…Шаулы язлар үтәр,
Сизми калыр күпләр,
Әйтерсең лә яшьлек шул язлар.
Бу җыр Рәниф Вахитов репертуарында бар
Добавлено Лили Хаер в Втр, 11/03/2025 - 20:57
«
»
