Таныш моңнар — талгын сулармыни,
Салмак кына ага кичләрен.
Шундый кичтә бүләк иттем сиңа
Яшьлегемнең гүзәл хисләрен.
Хисләремне сиңа биргән өчен
Үкенмим гел, һич тә үкенмим.
Югалтулар,
Юксынулар аша
Шул моңнарны эзләп килдем мин.
Таныш моңнар — минем үткәннәрем,
Таныш моңнар — йөрәк сагышым.
Шул моңнарны күңелемнән көйләп,
Үткәннәргә кайтып барышым…
Киләчәккә үтеп барышым…
Бу җыр Алмаз Ишморатов, Рөстәм Әсәдуллин репертуарында бар
Добавлено Лили Хаер в Втр, 11/03/2025 - 21:07
«
»
