ИХ, ИРКӘМ, БЕЛМИСЕҢ
Күкрәгемдә утлар яна,
Их, иркәм, син белмисең.
Ялкыннарын басар өчен
Салкын су да бирмисең.
Матурым син, гөлем син,
Сине кайчан күрим соң?!
Тальян гармунымда уйнап,
Турыгыздан үтәмен.
Бергә булу минутларын
Өзелеп-өзелеп көтәмен.
Шатлыгым син, гүзәлем,
Синссз ничек түзәрмен?!
Тәрәз пәрдә читләреннән
Качып кына багасың.
Никләргә соң уттан алып,
Тагын утка саласың.
Сөям сине, сөям, бел,
Бергә булыйк, безгә кил.
Бу җыр Азат Тимершәех репертуарында бар
Добавлено Лили Хаер в Втр, 11/03/2025 - 22:04
«
»
