Туган якның китмәс кошлары

Чәчәкле җәй үтте,
Моңсу көзләр җитте —
Очар кошлар китте тезелеп,
Һаваларда очкан,
Зәңгәр күкне кочкан
Кошлар кебек идек без элек.

Очар кошлар очсын,
Зәңгәр күкне кочсын —
Ә без калыйк туган төбәктә.
Туган җирнең яме —
Яшәешнең тәме.
Тамыр җәйган безнең йөрәктә.

Яшел язлар җирдә,
Сагыну моңы җилдә —
Киткән кошлар кайта ашкынып.
Гел яшисе килә,
Бер яшьнисе килә —
Җанга тула бәхет ташкыны.

Язгы күкрәү кебек,
Яздай карыйк көлеп —
Эреп аксын салкын кышлары.
Без — җилкенеп очкан,
Зәңгәр күкне кочкан,
Туган җирнең китмәс кошлары,
Яз ясаучы китмәс кошлары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »