Беркөн килеп, тау менгәндә,
Ялгыш атлап, таеп китсәм,
Ташка бәреп, йә кулымны,
Йә аякны каймыктырсам, —
Син жәлләмә һәм кызганма,
Тик ташлама!
Тик ташлама!
Беркөн килеп, рухым төшеп,
Кайгылардан башым исәм,
"Булмый миннән — көчем җитми,
Барысы да бетте", дисәм, —
Син жәлләмә һәм кызганма,
Тик ташлама!
Тик ташлама!
Беркөн килеп, син дә шулай
Минем кебек хәлдә калсаң,
Шулвакытта әгәр сине
Жәлләмәсәм, кызганмасам, —
Жәлләп торма һәм кызганма,
Ташла мине!
Ташла мине!
Варианты песни
Бу җыр Нурислам Яхин репертуарында бар
Добавлено Лили Хаер в Втр, 11/03/2025 - 23:27
«
»
