Ерактагы якын кешемә

Категория: көе сүзләре

Таулар сере — синең ачкан серләр,
Таулар керә минем төшемә.
Күңел күзем һаман сиңа карый —
Ерактагы якын,
Ерактагы якын кешемә.

Мәхәббәтем кайнар сулыш өрсен
Көзен-кышын юлда өшемә.
Сиңа оча минем йөрәк хисем
Ерактагы якын,
Ерактагы якын кешемә.

Сукмакларын үрдән-үргә узсын,
Уңыш телим авыр эшеңдә.
Җыр җибәрәм яңа көйгә салып
Ерактагы якын,
Ерактагы якын кешемә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (7 голосов)
« »