Шаян нур булып төштең учыма.
Урамда майның чәчәк коены. Коены.
Тотып та булмый, китеп тә булмый,
Юк, алалмыймын нурдан кулымны.
Тотып та булмый, китеп тә булмый,
Юк, алалмыймын нурдан кулымны.
Урап-уралып сүттең толымны,
Түгелә шомырт, гүя ак күбек. Ак күбек.
Тотып та булмый, үбеп та булмый,
Әйтерсең, син җил, иркә җил кебек.
Тотып та булмый, үбеп та булмый,
Әйтерсең, син җил, иркә җил кебек.
Серле моң булып кердең җаныма.
Үзеңнән-үзең биләп күңелне. Күңелне.
Отып та булмый, онытып та булмый.
Әйтерсең, син җыр, син җыр шикелле.
Отып та булмый, онытып та булмый.
Әйтерсең, син җыр, син җыр шикелле.