Яратып та, сөелеп тә,
Сөенеп тә, көенеп тә
Яшәтә безне тормыш.
Ашыгып та, йөгереп тә,
Абынып та, сөрлегеп тә
Каласың икән ялгыз.
Кая, кая йөгерәсең,
Йөгерәсең, әй, гомер?
Үзең юллар табыр өчен,
Теләгәнчә барыр өчен
Гомер ник ике түгел?
Чуалып та, буталып та,
Тизләтеп тә, тукталып та
Тәгәри гомер-елга.
Ак сызык та, карасы да,
Чиратлаша барысы да,
Күрәсен күрми булмас.
Кая, кая йөгерәсең,
Йөгерәсең, әй, гомер?
Үзең юллар табыр өчен,
Теләгәнчә барыр өчен
Гомер ник ике түгел?
Тәхетле дә, тәхетсез дә,
Бәхетле дә, бәхетсез дә
Яшибез җирдә булып.
Сынаулары күп булса да,
Йөрәкләр яраланса да
Яшәүдән булмый туеп.
Кая, кая йөгерәсең,
Йөгерәсең, әй, гомер?
Үзең юллар табыр өчен,
Теләгәнчә барыр өчен
Гомер ник ике түгел?
Гомер ник ике түгел?..
