Сизелми вакыт үткәне,
Бәйрәм бездә бик күңелле,
Якыннар, дус-ишләр белән
Күтәрәбез без күңелне.
Күңелле, бездә күңелле,
Хушлашырга иртәрәк.
Кайсы җырымда булса да
Бәйрәм тели, бәйрәм тели,
Бәйрәм тели һәр йөрәк.
Балачагы, яшьлекләре,
Матур үтсен картлык та.
Ачыйк күңел ишекләрен
Тик бәхеткә, шатлыкка.
Күңелле, бездә күңелле,
Хушлашырга иртәрәк.
Кайсы җырымда булса да
Бәйрәм тели, бәйрәм тели,
Бәйрәм тели һәр йөрәк.
Матур үткән мизгелләрен
Һәрбер кеше сагына.
Ә киләчәк гомерләре
Яхшы булсын тагын да.
Күңелле, бездә күңелле,
Хушлашырга иртәрәк.
Кайсы җырымда булса да
Бәйрәм тели, бәйрәм тели,
Бәйрәм тели һәр йөрәк.
Кайсы җырымда булса да
Бәйрәм тели, бәйрәм тели,
Бәйрәм тели һәр йөрәк…
