Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Сүнмә берүк, балкы, шәм.
Бер шәм янган вакыт кына
Гомер кыска, янып кал!
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Яктысы тирә-якта.
Тәүбә итәргә онытма
Шәмнәрең янган чакта.
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Ялкынлана, иншәә-Ллаһ.
Шәм ул сүнә, әйт кәлимә:
Ләә иләһә иллә-Ллаһ!
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Сүнмәсен, тап чарасын.
Исеңдә тот: яшәвебез
Азан — намаз арасы.
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Януында күпме гамь?!
Балкытып кал илаһи ямь,
Нурың калыр, сүнәр шәм.
Бу җыр Роза Якупова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 15/03/2025 - 22:55
«
»
