Кызлар юри елый ул

Балачакның шук малае,
Чәчтән тартып елаттың.
Алай түгел, болай ул, дип,
Кызлар юри елый ул, дип,
Үзең килеп юаттың.

Егет булгач, капка төптә
Үпкән булып оялттың.
Алай түгел, болай ул, дип,
Кызлар юри елый ул, дип,
Уйларымны чуалттың.

Китә күрмә, янымда бул,
Тормыш усал, елатыр.
Алай түгел, болай ул, дип,
Юри генә елый ул, дип,
Кемнәр мине юатыр.

/ җырның сүзләрен шагыйрә Рафига Усманова 1974 елда язган /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »